Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Лениногорск районы Ивановка авылы китапханәсендә фотоальбом тәкъдим иттеләр

0

Лениногорск районы Ивановка авылы китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгы уңаеннан «Ватанны саклаучылар» дигән истәлек фотоальбомын тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге китап-фотоальбомның авторы – Ивановка авылы ветераннар советы рәисе Александра Гарипова. Бу – аның өченче фотоальбомы. «Ватанны саклаучылар» фотоальбомы әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан, Ватан алдында хәрби бурычын үтәгән Лениногорск егетләренә багышлана.

Чара барышында Әфганстан хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Хәрби туганлык» башкарма комитеты әгъзасы Вил Галиевкә, Ивановка мәктәбенең туган як музее җитәкчесе Фәрит Шәмсетдиновка, авыл мәдәният йортының Хәрби дан музее җитәкчесе Анна Хлыновага әлеге фотоальбомны бүләк иттеләр.

Чарада мәктәп укучылары, авыл башлыгы Алина Бодряева, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса