Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Казанда бер тәүлек эчендә 131 күп фатирлы йортның түбәсе кар һәм боздан чистартылган

0

Татарстан башкаласында йорт түбәләрен кар һәм боздан чистарту эшләре дәвам итә. Шәһәрнең рәсми порталы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 131 түбә тәртипкә китерелгән. Казанда барлыгы 2 090 тигез түбә исәпләнә, бүгенге көнгә аларның яртысы диярлек чистартылган — 1 014 (49 проценты).

Киров һәм Мәскәү районнарында иң зур күләмдә эш башкарылган, аларда бер көндә 62 түбә чистартылган. Вахитов һәм Идел буе районнарында — 37, Совет районында - 20, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 12 түбә тәртипкә китерелгән.

Параллель рәвештә ишегалды территорияләре дә кардан арындырыла. 4 177 йортның 3 628е (87 процент) кардан чистартылган. Бу эшкә 1 358 урам җыештыручы һәм 215 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Искәртеп үтәбез, эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин бураннан соң түбәләрне кардан чистартуны беренче чираттагы бурыч дип атады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, температураның үзгәреп торуы аркасында кар авырая, конструкцияләргә йөкләнеш арта. Ул шулай ук юллардагы вәзгыять яхшырса да, ишегалларын кардан арындыруга карата халыктан шелтәләр күп булуына игътибар юнәлтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса