Татарстанда бер атна эчендә ун кеше алкоголь белән агуланган
Татарстанда 16-22 февраль көннәрендә алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 10 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чорда химик табигатьле кискен агулануның барлыгы 55 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, ир-атлар (61,8 процент) күбрәк зыян күргән, хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч 38,2 процент тәшкил итә.
Ведомствода искәртүләренчә, очраклы агулануларның күбесе алкоголь куллану нәтиҗәсендә булган (47,7 процент). Башка очраклар даруларны ялгыш кабул итү (38,1 процент), үз-үзеңне дәвалау, очраклы рәвештә кабул итү һәм башка сәбәпләр белән бәйле (14,2 процент).
