Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла

0

2026 елның 2 мартында Санкт-Петербург Милләтләр йортында 17.00 сәгатьтә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган рәсем сәнгате, графика һәм скульптура күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Күргәзмәне даими вәкиллек, Санкт-Петербург милләтләр йорты, Төньяк-Көнбатыш татар иҗтимагый берләшмәләре, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты, Петербургның Выборг районындагы китапханәләр челтәре оештыра.

«Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз. Үзең белән паспорт алып килергә кирәк», – диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса