Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Чувашиянең Урмай авылы Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе булды

0

Чувашия баш казые Хәмидулла хәзрәт Минаҗетдинов Чувашия Республикасы мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов чакыруы буенча Урмай авылы Җәмигъ мәчетендә булган. Чувашия мөфтие күмәк ифтар мәҗлесендә һәм тәравих намазында катнашкан. Бу хакта Чувашия мөфтияте телеграм-каналы хәбәр итә.

Авыз ачканнан соң ифтарга җыелучылар төнге намаз укыган, Аллаһтан тынычлык, мәрхәмәт һәм савап сораган. Намаздан соң махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучы егетләр өчен дога кылганнар.

«Рамазан ае – бердәмлегебезне аеруча нык тоя торган ай. Мин хөрмәтле Хәмидулла хәзрәткә кунакка чакыруы һәм җылы кабул итүе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мәчеттә тормыш кайнап торуын, кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, ифтарга һәм намазга килүен күрү сөендерә. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны, догаларыбызны кабул итсен!» – дип билгеләп үткән Чувашия мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса