Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Татарстанның мәктәп ашханәләрендә ясалма фәһем кулланыла башлаячак

0

Татарстан мәктәпләрендә «Акыллы ашханә» системасын кертергә планлаштыралар, ул үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналарында туклану өчен түләү процессын тулысынча автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Программа-аппарат комплексы ясалма фәһем технологияләре базасында эшли, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт идарәсе цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Системаның эш принцибы гади: укучы ризык салынган подносны махсус киоскка куя, анда видеоаналитика системасы автомат рәвештә барлык ризыкларны танып белә. Позицияләр исемлеге шунда ук экранга чыгарыла, шуннан соң укучыга түләү өчен картаны куярга гына кала. Бөтен процесс 5тән 15 секундка кадәр вакытны ала.

«Обр.Карта» белем бирү платформасы белән берлектә булдырылган технология нәтиҗәлелеген исбатлаган заманча видеоаналитика чараларына нигезләнә.

Ясалма фәһемне мәктәп җәмәгать туклануы системасына кертү чиратларны сизелерлек кыскартырга һәм өстәмә персонал җәлеп итмичә хезмәт күрсәтү тизлеген арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Казанның кайбер мәктәпләрендә беренче «Акыллы ашханәләр» киләсе уку елыннан ук барлыкка килергә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса