Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Махсус операциядәгеләрнең гаиләләре Ульяновскиның «Ләйли Җамал» мәчетендә булган

0

«Ватан сакчылары» дәүләт фондының Ульяновск филиалы һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте күптән түгел генә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннәр иде. Менә шушы килешү кысаларында алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, шул исәптән һәлак булган геройларның якыннары өчен экскурсия оештырган. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Мөселман кардәшләребез Идел буендагы иң зур мәчетләрнең берсендә – «Ләйли Җамал» мәчетендә экскурсиядә булган. Мәчетнең имам-хатыйбы Зариф хәзрәт Зудин аларны бинаның архитектура үзенчәлекләре, эчке күренеше һәм Ислам диненең төп әхлакый кыйммәтләре белән таныштырган. Аннары экскурсиядә катнашучыларны хәләл ризыклардан, татар халык ашларыннан әзерләнгән чәй табыны көтә. Дин кардәшләребез фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклашып, экскурсияне оештыручыларга рәхмәт белдерә. Мәчет бусагасын атлап кереп, имам белән ачыктан-ачык аралашу, үзебезне борчыган сорауларга төпле, аңлаешлы җаваплар ишетү безгә яшәү көче өсти һәм җан тынычлыгы табу мөмкинлеге бирә, ди алар.

«Ватан сакчылары» фондының җирле филиалы, үз чиратында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, гаиләләренә һәрьяклап булышлык күрсәтүе өчен өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллинга рәхмәт белдерә. Ватан сакчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән уртак чараларны без киләчәктә дә үткәрергә ниятлибез, дип хәбәр итәләр дәүләт фондының филиалында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса