Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026

Тукай районында кар автомобилендә боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар

0

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Тукай районында, Кама елгасында кар автомобилендә боз астына төшеп киткән ир-атны коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-ат балыкка барырга ниятләгән һәм, боз өстендә йөрү җиңелрәк булыр дип, кар автомобиленнән файдаланырга уйлаган. Кайсыдыр мизгелдә алар астында боз ярылып киткән һәм ир-ат коткаручыларны чакырткан. 6нчы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, һава мендәрендәге судно ярдәмендә балыкчы янына барып җитеп, аны куркынычсыз урынга эвакуацияләгән. Ир-атка табиблар ярдәме кирәк булмаган.

Ведомствода искәртүләренчә, калынлыгы җитәрлек булган очракта гына бозга керергә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса