Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Макарина 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

0

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Макарина бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Валентина Степановна 1931 елның 28 февралендә Вологда өлкәсендә туган. Сугыш вакытында колхозда эшләгән, ә сугыштан соң институтка укырга кергән. Уку йортын тәмамлагач, кияүгә чыккан, балалар тапкан. Хәрби частьтә бухгалтер булып эшләгән», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта Валентина Степановна үзен яхшы хис итә, өй эчендә үзе йөри һәм сөйләшә ала. Кызы белән тора.

Тыл хезмәтчәненең «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре бар. 2025 елның 9 маенда ветеран Җиңү парадында катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса