Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Иранда тыныч халык һәлак булуы сәбәпле, мөфти Гайнетдин кайгы уртаклашты

0

Иран шәһәрләренә ракета һөҗүменнән балалар һәм тыныч халык һәлак булуы сәбәпле Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин кайгы уртаклаша, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы.

«Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Иран Ислам Республикасы халкының тирән кайгысын уртаклашам. Иран шәһәрләре ракета һөҗүменә дучар булды, аларның халкы исән калган кешеләрне эзләп, хәрабәләрне чистарта һәм Хормозган провинциясе Минаб шәһәрендәге кызлар мәктәбе укучыларының һәлак булуы сәбәпле хәсрәт кичерә.

Гаепсез балаларның мондый массакүләм үлеме бер милләт яки дәүләт өчен генә түгел, ә бар кешелек өчен фаҗига һәм кайгы. Бу хәл төбәктәге тулы масштаблы хәрби чараларның төзәтеп булмаслык, коточкыч нәтиҗәгә китерүен ачык күрсәтә. Якын Көнчыгышта күп яклы конфликт эскалациясенең чираттагы барышы әлеге төбәк илләренә кагылу белән беррәттән, дөньяның башка кыйтгаларына да күчәргә мөмкин булган сугыш белән дә яный. Мондый шартларда тынычлык урнаштырудагы һәртөрле омтылыш ныклы әһәмияткә ия. Алар аша корал ялкынын суыту һәм Ислам дине таралган төп җирнең берсен уратып алган мәнфәгатьләр һәм каршылыклардан торган йомгакны чишүдә нәтиҗәле алымнарны эзләү һәм дипломатик юл белән җайга салу мөмкинлеге табылачак.

Рамазан Шәриф аеның бу сәгатьләрендә Галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһы Раббыбыздан Якын Көнчыгыш белән Көньяк Азиядә сугыш фаҗигасенә юл куймавын сорап ялварам: гаепсез кешеләрнең гомерен сакла, Иран халкына сынауны җиңеп чыгарга рух ныклыгы һәм батырлык бир, чиктәш Пакыстан һәм Әфганстанга изге аебыз барышында дошманлык хисләрен җиңәргә, кардәшлек хисләрен яңартырга зирәклек бир, йә Рабби», – диелә кайгы уртаклашу текстында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса