Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Арчаның яңартылган үзәк мәчетендә булды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчаның капиталь ремонттан соң ачылган үзәк мәчетендә булды. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Мәчет 1993 елда ачылган. Комплекс составына шулай ук 2022 елда эшли башлаган Тукай исемендәге дини-агарту үзәге һәм 2025 елда ачылган Изге Коръәнне ятлау үзәге керә.

30 елдан артык вакыт дәвамында бина бер тапкыр да ремонтланмаган. Узган елның язында төзелеш эшләрен башлау турында карар кабул ителде. Диварларны ныгыту, ишекләрне һәм тәрәзәләрне алыштыру, электр җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен яңарту, фасадны тәртипкә китерү һәм интерьерны тулысынча яңарту планлаштырылды. Ремонт эшләре мәчеткә йөрүче мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр акчаларына башкарылды һәм февраль башында тәмамланды.

Миңнеханов яңартылган бинаны карап чыкты һәм ремонт нәтиҗәләрен бәяләде. Хәзер ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым керү урыннары ясалган, кечкенә һәм зур намаз уку заллары җиһазландырылган, шулай ук техник бүлмәләр булдырылган.

Кунаклар мәчеттә беренче күмәк намаз укыды һәм Аллаһы Тәгаләдән тынычлык һәм иминлек сорады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса