Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Тәравихны җәмәгатьтә укый алмасаң, ялгыз башкару да дөрес санала

0

Тәравих намазын җәмәгатьтә укый алмасаң, аны ялгыз башкару да дөрес санала. Бу хакта Казанның «Ал таң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап итеп әйтте.

«Безнең Әбү Хәнифә мәзһәбендә тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ахырдан 3 рәкәгать витыр намазы белән тәмамлана. Кем дә булса аны җәмәгатьтә укый алмый икән, ялгызы башкару да дөрес санала. Имам белән аңа оеп укучы арасында артык ерак ара булса, аңа оеп уку дөрес түгел. Шуңа күрә, зур мәчетләрдә имамны микрофон аша ишетеп уку дөрес, әмма башка җирләрдә, башка илләрдә барган намазларга оеп башкару дөрес булмас», – диде ул.

Йосыф хәзрәт Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм тәравих намазын ничек башкарганы турында да сөйләде.

«Сөекле Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм төнге кыямнары гадәттә 11 рәкәгатьтән артмаган. Монда 3 рәкәгать витыр намазы да кергән. Әмма аның һәр рәкәгате бик озын булган. Рамазан аендә төнге кыямнарын укый башлагач, аның янына сәхәбәләре кушыла башлаган. Әмма, ничәдер көннән соң, әлеге намазларны кешеләр «фарыз-мәҗбүри» дип уйлаудан куркып, ул үзе генә укый башлаган. Без белгән 20 рәкәгатьне Гомәр ибн Хаттаб радыяллаһу ганһе гадәткә керткән. Чөнки, рәкәгать саннары күбрәк булгач, кешеләргә Коръәнне хатем иткәндә җиңелрәк булган», – диде хәзрәт.

  • «Интертат» сайтында укыгыз: Ничә рәкәгать, онлайн ярыймы һ.б. - Тәравих турында сорауларга Йосыф хәзрәт җавап бирде.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса