Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

X тапкыр узачак «Fashion Iftar»да 1200 хатын-кыз катнашачак

0

14–15 март көннәрендә Казанда «Fashion Iftar» узачак. Унынчы тапкыр узачак ифтарның төп төсләре итеп зәңгәр һәм күк төсләр сайланган. Быел чара хатын-кыз иреге темасына багышланачак. Бу хакта тулырак бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Оештыручылар сүзләренчә, быел «Fashion Iftar»да 1200гә якын хатын-кыз катнашуы планлаштыра. Сатуга барлыгы 600 билет чыгарылган, калган билетларны оештыручылар төрле оешмаларга, сәламәтлеге чикле хатын-кызларга һәм чараның партнерларына тараткан.

Чараны оештыручыларның берсе, эшмәкәр Радик Абдрахманов фикеренчә, ифтарлар дөньясындагы иң матур вакыйга юбилей-унынчы елында үзенең колачын тагын да зурайткан. Быел Рамазан аенда бренд ярдәме белән Казанның 10 ресторанында бары тик хатын-кызлар өчен генә хәйрия ифтарлары уздырылган.

«Быел без зур чаралар комплексын әзерләдек, ае буе хәйрия ифтарлары, хатын-кызлар өчен төрле чаралар узды», – дип билгеләп үтте «Fashion Iftar» проекты авторы Җәннәт Минһаҗева.

Төп чара – ифтар 14 март көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданында узачак. Биредә йөздән артык модель, дистәләгән дизайнер катнашында мода күрсәтүе дә булачак. Чарада шулай ук кунаклар өчен – зур хаҗга, ә волонтерлар өчен кече хаҗга юлламалар уйнатылачак.

Бу көнне «Fashion Iftar»да, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинаның чыгышы көтелә. Шулай ук оештыручылар катнашучылар өчен бик күп бүләкләр вәгъдә итә.

Икенче көнне, 15 мартта, чаралар «Millennium Panorama» кунакханәсендә узачак. Биредә 11:00дән 17:00гә кадәр МДУ, Татарстан Дизайнерлар берлеге һәм «Bienopen» мода индустриясен үстерү институты спикерлары катнашында лекторий узачак. Икенче көн программасы бушлай, чарага килү өчен алдан теркәлергә кирәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса