Казан халкын көчле кар яву һәм юлларда бозлавык турында кисәттеләр
Дәүләт автоинспекциясендә казанлыларны җепшек кар, буран һәм бозлавык турында кисәттеләр.
Машина йөртүчеләргә дистанцияне арттырырга, кискен маневрлар ясамаска, шулай ук томан һәм кар яуган вакытта фараларны кулланырга киңәш итәләр.
Җәяүлеләргә автомобильнең тормоз юлы артуын истә тотарга киңәш итәләр, шуңа күрә юл аша игътибар белән чыгарга, ә күрү мөмкинлеге начар булганда яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәк.
