Идел буе федераль округының «ФормАРТ» граффити фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезонына гаризалар кабул ителә башлады. 2026 елда фестивальнең төп темасы – Россия халыклары арасында милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
«ФормАРТ» урам сәнгате фестивале Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронатында гамәлгә ашырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.
Яшь рәссамнарга биш тематик юнәлештә граффити эскизлары ясарга тәкъдим ителә:
- «Россия халыкларының тормышы бер ритмда» – төрле милләт кешеләренең көндәлек тормышы;
- «Традицияләр берләштерә» – милли гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр һәм һөнәрләр;
- «Уртак миссия» – уртак хезмәт һәм волонтерлык эшчәнлеге аша бердәмләшү;
- «Буыннар бәйләнеше» – кыйммәтләрнең һәм тәҗрибәнең дәвамчанлыгы;
- «Россия – безнең уртак йортыбыз» – илебез – төрле мәдәниятләр өчен уртак киңлек.
Төп конкурста Идел буе федераль округында яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар катнаша ала. Катнашу өчен 2026 елның 3 маена кадәр проект сайтында (formartpfo.ru) гариза тутырырга һәм конкурс эше эскизын теркәргә (бер катнашучыдан өчтән артык гариза кабул ителми) кирәк.
