Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесендә җиңүчегә Гомрә хаҗына юллама бүләк ителәчәк

0

Казанның «Гаилә» мәчете сигезенче тапкыр «Нәселебез шәҗәрәсе» республика бәйгесен оештыра. Гран-при иясенә төп бүләк – Гомрә хаҗына юллама. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, бәйгенең төп максаты — гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яшь буында нәсел тарихына карата кызыксыну уяту.

«Тарихыбызны белмәсәк – киләчәгебез юк. Ел саен бәйгебездә катнашучылар саны күбәеп бара. Җиде буын әби-бабаларыбызны, ерак туганнарыбызны белү – бик изге эш. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр дә кем шушы дөньяда хәерле тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен», – дип әйткән», – дип билгеләп үтте имам-хатыйб.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Оештыру комитетына төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсен, нәсел турында бер битлек инша, материалларны әзерләүче турында белешмә һәм фотосурәтләрне тапшырырга кирәк. Эшләргә карата чикләүләр юк, ләкин уйдырма, «әкият шәҗәрәләре» булмасын өчен, оештыручылар хезмәтләрнең архив документлары белән расланган булуын тәлап итәләр.

«Чикләүләр юк. Бу – гыйльми, тарихи, нәселебез белән эшләүгә юнәлтелгән бәйге. Кемдер аны матур рәсем шикелле, кемдер it технологияләр кулланып, ә кемдер электрон форматта гына да ясый ала. Яшь чикләүләре дә куймыйбыз. «Әкият шәҗәрәләр» ясаучылар, булмаган нәрсәне үз нәселләренә тартырга тырышучылар да бар. Шуңа күрә без хезмәтләрнең дәлилләнгән һәм дәүләт архивы документлары белән расланган булуын тәлап итеп куярга тырышабыз», – дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

ТР Дәүләт комитетының архив документларыннан фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айсылу Галиева киңәш иткәнчә, бәйгедә катнашырга теләүчеләргә әзерлекне 6–7 ай алдан башларга кирәк, чөнки архивка мөрәҗәгать иткәннән соң, тулы мәгълүмат алу 6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Бер кешенең туган, үлгән елларын, гаилә хәлен белү 770 сумга төшә, ә гаилә составы турындагы өстәмә белешмә – 1540 сум.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйгегә эшләр 20 майга кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләрне 27 майда – Корбан гаете көнне игълан итү планлаштырыла.Эшләрне 420025, Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йорт адресы буенча китереп бирергә яисә электрон рәвештә kitaphane.gailya@yandex.ru адресы аша тапшырырга була.

Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән уздырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса