Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарда дин белән тел һәрвакыт бергә булган: Апанай мәдрәсәсендә журналистлар ифтары узды

0

Казанның Апанай мәдрәсәсендә журналистлар өчен ифтар оештырылды. Мәҗлескә республика, шәһәр гаммәви мәгълүмат чараларында хезмәт куючы, матбугат хезмәтләрендә эшләүче каләм әһелләре чакырылган иде.

Чараны рәсми рәвештә Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде. Ул Коръән аятьләре укыды һәм кунакларга Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь белән мөрәҗәгать итте.

«Әлеге мәҗлесләребез традициягә әверелде. Без ел саен бергә җыелып, нәтиҗәләр ясыйбыз. Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләнең олуг бүләге. Бу айда без рухи яктан сафланабыз, үсәбез, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә «Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар богаулана», – дип әйтелгән. Ягъни Рамазан аенда безгә җәннәткә якынаю өчен бик күп мөмкинлекләр бирелә. Аллаһы Тәгалә безнең ниятебезгә карый, без әлеге айда изгелек кылырга, хәрәм гамәлләрдән ерак торырга ниятлибез икән, Аллаһы Тәгалә безгә көч бирә. Безнең рухи көчебез арта», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Апанай мәчетендә эшләп килүче «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова ел дәвамында мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлеген яктыртулары өчен рәхмәт белдерде.

«Без барлык гаммәви мәгълүмат чараларына да бик зур рәхмәтлебез. Һәрбер чараны, вакыйганы яктыртып, халыкка төгәл итеп җиткереп баруыгыз олы хөрмәткә лаек. Һәрвакыт бик яратып, кызыксынып киләсез. Без уртак эш башкарабыз, милләтебезне үстерү, динебезне тарату өчен хезмәт куябыз», – дип искәртеп узды ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров Апанай мәчетенең еллык эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчет каршында инде берничә ел Апанай мәдрәсәсе эшләп килә. Мәдрәсәдә онлайн һәм офлайн форматта белем бирәләр.

«Мәчетнең тагын бер эшчәнлеге – «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге. Әлеге үзәк татарлар тарихы, рухи мирасыбыз һәм мәдәниятебез белән таныштыруда зур эш алып бара, татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыра. Шулай ук мәдрәсәдә ел саен балалар өчен җәйге лагерь оештырыла. Анда балалар дин нигезләре белән беррәттән мөнәҗәтләр, милли уеннар, кул эшләренә дә өйрәнә», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Журналист, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин үз чыгышында татар халкында дин белән журналистика һәрвакыт бергә булуын искәртеп узды. Аның фикеренчә, татарларда беренче журналистлар халыкны матбугат аша иман юлына бастыру өчен бик зур эшләр башкарган.

«Татарда дин белән тел һәрвакыт бергә, тыгыз бәйләнештә булган. Чөнки татар матбугатының башында дин әһелләре тора. XX гасыр башында Санкт-Петербургта чыга башлаган беренче татар газетасы – «Нур»га ахун, дин әһеле Гатаулла Баязитов нигез сала. Әхмәтһади Максуди, Ризаэтдин Фәхретдин һәм башка дин әһелләре газета-журналлар нәшер итеп, халыкны матбугат аша иман юлына бастыру өчен бик зур эшләр башкарган. Безнең башкалада уннан артык дини басма чыгып килгән. Бүгенге журналистлар бу эшне бик уңышлы дәвам итә. Без аларга бик рәхмәтлебез, халкыбызны агарту өчен бик зур эш башкарыла. Дин әһелләре һәм журналистлар дуслыгы алга таба да дәвам итсен, шушы юнәлештә бергәләп атлыйк», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мәҗлес ахырында Апанай мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров вәгазь сөйләп, Коръән укыды һәм мәҗлесне тантаналы рәвештә йомгаклады, ифтар бергәләп дога кылу белән тәмамланды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса