Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Равил Әхмәтшин Мәскәүдәге Иран илчелегендә кайгы уртаклашу китабында язу калдырды

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Иран илчелегендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген резиденциядә кайгы уртаклашу китабы ачылды. Анда ике көн дәвамында язулар калдырып булачак. Илчелеккә шулай ук Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәннур Гарифуллин да килде.

Фото: t.me/PolpredstvoRT

Равил Әхмәтшин Иранның Югары лидеры Сейед Али Хаменеи, аның гаилә әгъзалары, ил җитәкчелеге вәкилләре һәм тыныч халкы фаҗигале рәвештә һәлак булу сәбәпле, Татарстанның күпмилләтле халкы исеменнән Иран илчесе Казем Джалалиның кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Татарстан Республикасы сезнең кайгыгызны уртаклаша һәм дәүләтләрнең тыныч тормышына зыян китерүче тышкы агрессиянең барлык формаларын катгый рәвештә тәнкыйтьли. Иран халкының сабырлыгы һәм ныклыгы бу авыр сынауны җиңеп чыгарга ярдәм итәр, дип ышанам», – дип язды Әхмәтшин кайгы уртаклашу китабында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса