«Татар-информ» агентлыгында халыкара редакция проекты эшләнгән
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында халыкара редакция проекты эшләнгән. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллегия утырышында сөйләде.
«Безнең дустанә илләрнең әйдәп баручы медиаресурслары белән тыгыз партнерлык элемтәләре урнаштырылган. Медиапартнерларның гомуми аудиториясе - 4,3 миллиардтан артык кеше. Шушы багланышларның мөмкинлекләрен куллану өчен, чит ил аудиториясе ихтыяҗларын исәпкә алып, республика турында гарәп, кытай, инглиз телләрендә материалларны даими алмашып тору зарур. Бу мәсьәләне хәл итү өчен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында халыкара редакция проекты эшләнгән», – дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев.
Ул Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка шушы проектка теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Айдар Сәлимгәрәев бу проектның Россиянең дөньякүләм мәгълүмат киңлегендә уңай образын формалаштыруда мөһим адым була алуын билгеләп үтте.
