КАМАЗ 2027 елга автобус һәм электробуслар чыгаруны ике тапкырга арттырырга ниятли
2027 елга КАМАЗ пассажир техникасын елына ике тапкырга диярлек, ягъни 3 мең берәмлеккә кадәр арттырырга планлаштыра. Бу хакта «Вести КАМАЗа» газетасы яза.
«Бүген автобус җыю цехының җитештерүчәнлеге – елына 1600 автобус һәм электробус тирәсе. Киләчәктә, 2027 елга, җитештерү куәтләрен елына 3000 берәмлек техникага җиткерү планлаштырыла», – диелә мәкаләдә.
НЕФАЗның 700дән артык кеше эшли торган 23 нче номерлы автобус җыю цехына 1 мартта 25 ел тулды. 2001 елдан 2025 елга кадәр 23290 автобус һәм 2462 электробус чыгарылган. Цехта барлыгы 15 модель пассажир техникасы җыялар.
