Түбән Камада яшәүче ир-ат 1,5 миллион сумлык контрафакт тәмәке саклаган өчен хөкем ителде
Түбән Кама суды тәмәке продукциясенең законсыз әйләнеше турындагы эш буенча 42 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Шәһәр прокуратурасы эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Шәһәрнең бер сәүдә павильонында ир-атның алга таба сату өчен маркировкаланмаган тәмәке әйберләре саклаганы ачыкланган. Продукциянең гомуми бәясе 1,5 миллион сум тәшкил иткән.
Ир-ат гаебен тулысынча таныды. Суд аңа шундый ук сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.
