Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов изге йөрәкле хатын-кызларга: Сезнең миһербанлыгыгыз безне рухландыра!

0

Тантанада барлыгы 43 гүзәл зат катнашты, аларның һәркайсы республика үсешенә, Ватанны саклауга саллы өлеш кертә. Кемнәрнеңдер уллары алгы сызыкта, башка берәүләр гуманитар йөк җибәрү эшен оештыра, ә кемнәрдер үзләре дә махсус операция зонасында хәрби бурычларын үти.

«Бүген биредә фидакарь хезмәтенә сокланырлык хатын-кызлар җыелган. Татарстан икътисадын, социаль өлкәсен алга этәрүче хезмәтегез, энергиягез, талантыгыз өчен рәхмәт. Сезнең үз эшегезгә чиксез тугры булуыгыз, миһербанлыгыгыз безне рухландыра!

Махсус хәрби операция шартларында сез гомерегезне куркыныч астына куеп, алгы сызыкта хәрби бурычларны үтисез, хәрби хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтәсез. Үзләренә Ватанны саклау бурычын йөкләгән барлык хатын-кызларга иң җылы теләкләремне, рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә!» – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Ул монда килгән күпләрнең уллары, ирләре, туганнары хәрби операциядә катнашуын искәртте. «Безнең хәрбиләр –яңа заман геройлары, алар Россия Президенты Владимир Путин командованиесендә хәрби бурычын батырларча үти. Сезнең йөрәк җылысы, ышанычлы тыл сагында торуыгыз безнең егетләргә төп терәк булып тора, җиңүгә ышанычны арттыра», – диде республика җитәкчесе. Ул Татарстанның алга таба да махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган хатын-кызларның волонтерлык хәрәкәте аша җәмгыятькә эчкерсез хезмәт итүләрен билгеләп узды. «Сезнең эшегез нәтиҗәсендә кешеләр язмышы үзгәрә, үзара ярдәм торгызыла, кешелеклелеккә ышаныч көчәя. Сезнең казанышларыгыз эзсез, игътибарсыз узмый, алар тиешенчә бәяләнә, күпләр өчен үрнәк санала», – диде ул.

Татарстан Рәисе күп балалы аналарга аеруча рәхмәтле булуын белдерде. «Бу искиткеч хатын-кызлар үз илләренең патриотларын тәрбияләп үстергән. Аларның уллары Ватанны саклау юлын сайлаган. Ана зирәклеге, батырлыгы, көчле рухыгыз өчен рәхмәт сезгә!» – диде ул.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга саулык-сәламәтлек, иминлек теләде. «Игелекле йөрәгегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!» – дип тәмамлады чыгышын.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән дүрт гүзәл зат бүләкләнде. Алар – мотоукчылар батальонының медицина взводы бүлеге командиры Мәликә Ганиева (Әлмәт районы), «Татмедиа» АҖ филиалы «Хезмәт даны» газетасы баш редакторы урынбасары Лилия Нургалиева (Кукмара) , «Ватан Сакчылары» дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Казанның 7нче хастаханәсе Ревматология үзәге җитәкчесе, күренекле табиб Равия Мухина.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Мәликә Ганиева махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә фидакарь хезмәте өчен бүләкләнде. Ул берничә тапкыр алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәүдә активлык, батырлык күрсәткән.

«Фронт шәфкать туташы буларак минем өчен югары дәүләт бүләген алу – зур горурлык. Минем хезмәтемә һәм хәрби шәфкать туташлары хезмәтенә югары бәя өчен рәхмәтлемен. Без барыбыз да сугышчыларыбызның гомерләрен коткару өчен мөмкин булганның барысын да эшләп, фронтта үз өлешебезне кертәбез. Рөстәм Нургалиевичка, хәрби операциягә ярдәм күрсәткән бөтен республикага рәхмәт. Бу безгә көч бирә!» – диде ул җавап сүзендә.

Лилия Нургалиева махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән волонтерлык эшчәнлегендә актив катнаша. Дүрт бала тәрбияли.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Ике улы – хәрби хәрәкәтләр ветераны, алар Иминлек хезмәтенең Калининград чик буе институтын тәмамлаган. Өченче улы хәзерге вакытта шушы институтның өченче курсында белем ала. Нургалиевларның уртанчы улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.

«Улларым белән горурланам!» – диде Лилия Нургалиева чыгышында. Ул Рөстәм Миңнехановка махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. «Рөстәм Нургалиевич, сезнең демографияне яхшырту буенча күрсәтмәгезне үтәп, мин 48 яшемдә дүртенчегә кыз бала алып кайттым. Бүген аңа – җиде яшь. Без аның белән бергәләп авылда волонтерлык белән шөгыльләнәбез», – диде Лилия Нургалиева.

Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә уллары кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгәнен билгеләп үтте. Ә кызы Айлия, нибары җиде яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт әнисенә ияреп, волонтерлык эшләрендә үз өлешен кертә икән. «Авылда «Гараж» группасы бар безнең. Шунда бергә маскировка челтәрләре үрергә, шәм ясарга, чәкчәкләр пешерергә йөрибез. Кызымның да куллары шул эшләргә күнегеп бетте инде. Солдатларга хатлар да яза әле ул...Улым көн дә «әни, исән-сау мин» дип яза, көн дә шул хәбәрен көтәм», – дип уртаклашты ана.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Равия Мухина журналистларга әйтүенчә, хәрби операция башланганнан бирле хастаханәдә «Игелек ярминкәсе» үткәрелә. «Хастаханәдә, перинаталь үзәктә, поликлиникада эшләүчеләр – барыбыз да җәй буе әзерләгән кайнатмаларны, тозланган әйберләрне, бәйләнгән эшләнмәләрне бер-беребезгә сатабыз. Без шулай ярдәм итсәк, кемдер хәрби операциягә бара. Безнең хастаханәдән җиде медицина хезмәткәре шунда. Повестка килүгә хәрби комиссариатка барып, 22 ел стажы булган хирург Азат Закиров шунда китеп, хәзергә кадәр егетләребезне коткаруга бөтен көчен куя», – диде табиб.

Равия Мухина хастаханәнең ветераннар советы рәисе дә. «Мин һәрвакыт алар белән элемтәдә булырга тырышам, аларны хастаханәгә чакырып торабыз», – дип сөйләде ул.

Тантанада игълан ителгән хатын-кызлар арасында уллары хәзерге вакытта хәрби операциядә булганнар да, Ватанны саклаганда батырларча һәлак булганнары да бар иде.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Балык Бистәсендә яшәүче, Балтач авылы мәдәният йорты мөдире Алсу Вафина Татарстан Рәисенең Рәхмәт сүзенә лаек булды. Аның улы Рәсүл Вафин хәрби операция зонасында 2023 елда 23 яшендә вафат булган. Үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Улы Ватанны саклауга китүгә авылда волонтерлык эшен җәелдереп җибәрә. Гуманитар ярдәмгә акча җыюны оештыра. «Без маскировка челтәрләре үрә, шәмнәр ясый, токмачлар баса идек. Авыл кешеләре белән акча җыешабыз да, материалларны алып кайтып, шулай эшлибез», – диде Алсу Вафина «Татар-информ» хәбәрчесенә. Алар 812 маскировка ятьмәсе, 1450 окоп шәме, 610 мендәр, 230 пар йон оекбаш һәм 155,5 килограмм кулдан кискән токмач әзерләп җибәргән.

Алсу Вафина улының Ватанны сакларга бер каршылыксыз киткәнен искә алды. «Ул киткәндә дә: «Әни, кешенең язмышына нәрсә язылган булса, шул була», – дип тәкъдиргә ышанып китте. Намазларын укыды, уразаларын да тотты», – диде.

Ә бүләккә килгәндә, ул аны барлык авыл кешеләренең уртак хезмәте дип әйтте. «Бу минем бүләк кенә түгел. Мине олылаганнары, эшемне күргәннәре, бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Бу минем өчен көтелмәгән хәл булды», – диде Алсу Вафина.

Тантанада бүләкләү өлеше тәмамлангач, дәүләт гимннары яңгырады. Аннары хатын-кызлар Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп фотога төште, тәм-томнар белән сыйланды.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Фото: © rais.tatarstan.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса