Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов түбәләрне кардан чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә түбәләрне кар һәм боздан чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә, шулай ук язгы ташу чорына әзерләнергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, республикада түбәләрне кар һәм боздан чистарту эше канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә үтәлми. Төбәктә түбәләрдән кар төшү очраклары булып тора. Социаль учреждениеләрдә, торак йортларда һәм коммерция объектларында түбә ишелү очраклары да булды. Аеруча резонанслы очраклар Казанда, шулай ук Буа, Биектау, Яшел Үзән һәм башка районнарда теркәлде.

«Муниципаль берәмлекләр башлыклары түбәләрнең торышын көн саен контрольдә тотуны оештырырга тиеш, бигрәк тә кешеләр күп җыела торган урыннарда һәм торак йортларда. Республика Дәүләт торак инспекциясенә идарәче оешмаларны планнан тыш тикшерергә һәм хокук бозучыларны җаваплылыкка тартырга кирәк. Коммерция объектлары милекчеләре түбәләрне вакытында чистартуны тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук республикада яшәүчеләрдән еш кына каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга бәйле мөрәҗәгатьләр килә – бу мәсьәләләрне дә контрольгә алырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел кышын кар күп яву сәбәпле, республикада катлаулы язгы ташу чоры көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, кар катламындагы су запасы нормадан 1,5-2,5 тапкырга күбрәк. Мондый күрсәткечләр Зөя, Казансу, Мишә, Шушма елгалары бассейннарында күзәтелә.

Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә профилактик чаралар күрергә кушты.

«Шулай ук халыкны һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуацияләү юлларын планлаштырырга кирәк. Язгы су басуны кисәтү һәм нәтиҗәдә килгән зыянны бетерү өчен матди һәм финанс резервлар әзерләргә кирәк», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Миңнеханов куркыныч зонасында булган торак пунктларда һәрбер йортны йөреп чыгарга, шулай ук агулы химикатлар, пестицидлар һәм ашламалар саклана торган складларны су басуга юл куймау өчен тиешле чаралар күрергә кушты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса