Ел башыннан Россиядә аллергиядән дарулар сату чирек тапкырга арткан
Аллергиядән дарулар сату елның беренче ике аенда узган елның шул ук чорына карата чирек тапкырга арткан. Бу хакта «Атол» мәгълүматларына таянып, РИА Новости яза.
Үсеш 26 процент тәшкил иткән, дип билгеләп үтелә. Шул ук вакытта уртача чек 19 процентка артып, 1189 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Аллергиядән гельләр сату күрсәткече 15 процентка арткан, уртача бәя узган елгы дәрәҗәдә 394 сум калган.
Аллергиядән даруларга ихтыяҗ артуның сәбәбе гражданнарның аларны яз алдыннан алып кую теләге булырга мөмкин, дип фаразлый «Хелснет» эш төркеме лидеры урынбасары Владимир Андрианов. Ул шулай ук төймәле препаратларның күбрәк сатып алынуына игътибар иткән, чөнки аларның куллану вакыты шактый озын.
