Айгөл Сәмигуллина: Татар милли музыкасы өчен җан атып, иҗатта кайнап яшисем килә
Татар курае һәр халыкның күңелен тибрәтә ала торган уен коралы. Мин Сочида да, Мәскәүдә дә кечкенә һәм зур форматтагы курайларны тәкъдим иттем. Үзебезнең милли көйләрнең ни кадәр сихри, ихлас булуын күрсәтергә омтылдым. Тиз, җитез көйләрне дә, салмакларны да уйнадым. Минем алга таба да репертуарымны баетасым килә, хәзер композиторларыбыз татар курае өчен көйләрне күбрәк яза башлады.
Алда да татар милли музыкасы өчен җан атып, иҗатта кайнап яшисем килә. Бүгенге көндә ике университетта укып йөрим, дәүләт ансамблендә хезмәт куям. Бу уку елыннан Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә курай серләренә дә өйрәтә башладым. Анда безнең милли уен кораллары ансамбле эшләп килә. Барысына да өлгерергә тырышам. Әмма миңа мондый ритм ошый, чөнки белемнәремне иҗатның барлык өлкәләрендә рәхәтләнеп куллана алам», – ди ул.
Айгөл Сәмигуллина белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләшкән.
- Курайчы Айгөл Сәмигуллина: «Композиторларыбыз курай өчен көйләрне күбрәк яза башлады»
