Россиялеләрне уеннарда һәм кушымталарда була ала торган яңа вируслар турында кисәттеләр
Эчке эшләр министрлыгы зарарлы код куркыныч булып күренми торган программаларда яшерелгән булырга мөмкин, дип кисәтте. Бу хакта мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокукка каршы куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
«Тикшеренүчеләр 25 миллион Android-җайланма хуҗасын реклама графигын җыю өчен зарарлы сайтларга керергә мәҗбүр иткән масштаблы схеманы ачыклаган. Гадәттә зарарлы код бер дә куркыныч булып күренми торган кушымталарда яшерелгән булган. Бу – фонарьлар, җайланманың хәтерен чистарту программалары, электрон китаплар уку кушымталар, фитнес-сервислар яки гади уеннар», – дип аңлаттылар ведомствода.
Шул рәвешле аферистлар җайланмаларны яшерен элементларга басып зарарлы битләргә керергә мәҗбүр иткән, ә мошенниклар үзләре рекламаны караучылар саны өчен акча алган.
