Уфада Рудольф Нуриев турында балет куярга ниятлиләр
Башкорт опера һәм балет театрында күренекле балет артисты Рудольф Нуриевка багышланган спектакль кую планнары турында белдерделәр. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, әлеге чара 2028 елда – бию даһиенең 90 еллыгы елында планлаштырыла, дип сөйләделәр.
«2028 елда Рудольф Нуриев юбилеена без аңа багышланган спектакль ясарга телибез», - дип сөйләде Рудольф Нуреев исемендәге балет труппасының баш балетмейстеры Башопера, РФ атказанган, БР халык артисты Гөлсинә Мәүлүкасова.
Музыка язучы композиторның исеме әлеге әйтелми.
