Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Канадада «Tatar Alan» татар балалары һәм яшьләре өчен җәйге белем бирү лагере узачак

0

6-16 июльдә Канадада «Tatar Alan» татар балалары һәм яшьләре өчен җәйге белем бирү лагере узачак. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итте.

Төньяк Америка татарлары диаспорасы өчен оештырыла торган җәйге белем бирү программасы гадәти лагерь форматына гына сыеп бетми. Бу – гаилә рухында оештырылган үзенчәлекле татар мохите. Төрле яшьтәге катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, ун көн дәвамында татар теле, тарихы, мәдәнияте, һөнәрләре, музыка һәм театр сәнгатенә багышланган дәресләрдә, интерактив лекцияләрдә, остаханәләрдә, иҗади кичәләрдә һәм спорт чараларында катнашачак.

«Tatar Alan» – Төньяк Америкада яшәүче татар гаиләләрендәге балалар һәм яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган җәйге белем бирү лагере. Ул ун көнлек иммерсив программа форматында оештырыла. Программаның максаты — катнашучыларны татар теле, мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру. Проектны «Alima Academy» онлайн-мәктәбе гамәлгә куя. Лагерь 2024 елда Канадада (Квебек), 2025 елда АКШта (Пенсильвания) узган. Быел лагерь янәдән Канадада оештырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса