Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Депутат яшьләрне танышу сайтларында утырмаска чакырды

0

Булачак ир белән хатынның танышуы махсус төзелгән мәйданчыкларда түгел, ә табигый юл белән булырга тиеш. Бу фикерне Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина «Татар-информ» белән әңгәмәдә белдерде.

«Пар булдыруда иң мөһиме – танышу урыны. Моның өчен ясалма эшләү һәм ясалма мәйданчыклар булдыру кирәкми. Һәрхәлдә, гаилә булдыру хисләргә нигезләнергә тиеш», - дип белдерде Останина.

Аның сүзләренә караганда, танышу балачактан — балалар бакчасында, мәктәптә, югары уку йортында башлана. Ул яшьләрне якындагы кешеләргә игътибар белән карарга өндәде.

Шул ук вакытта парламентарий бүген танышу өчен мәйданчыклар азрак булуын таныды. Совет чорында аларның ролен җәмәгать оешмалары, пионерия, комсомол, төзелеш отрядлары, мәктәп яны участокларында эшләү һәм шәһәр читендәге лагерьлар башкарган. Моннан тыш, мохит үзе дә үзгәрде: ата-аналар урамда балаларының иминлеге өчен борчыла.

Әмма танышу өчен махсус чаралар булдыру кирәклеге турындагы сорауга җавап биреп, Останина, әгәр мондый очрашулар никах агентлыклары эшен искә төшермичә, уртак эшчәнлек процессында узса, монда бернинди начарлык күрмим, дип ачыклык кертте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса