Дубайда Халыкара Сабантуйны уздыруны 2027 елга күчерделәр
Дубайда 2026 елның 4 апреленә планлаштырылган Халыкара Сабантуйны үткәрү 2027 елга күчерелде.
Бөтендөнья татар конгрессында хәбәр итүләренчә, әлеге карар Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьнең кискенләшүе аркасында кабул ителгән.
