Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда С гепатиты белән авыручы балалар юк

0

Татарстанда балалар арасында С гепатиты белән авыру очраклары юк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибының медицина сораулары буенча урынбасары Юлия Созинова сөйләде.

«2023 елдан «Круг Добра» федераль фонды проекты нигезендә, С гепатиты белән авыручы өч яшьтән зуррак балаларны дәвалау өчен акча бүлеп бирә. Аларга вируска каршы дәвалану билгеләнә. Шул терапиягә мохтаҗ булган балалар инде дәваланды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында балалар арасында вируслы С гепатиты юкка чыгарылды», – диде Юлия Созинова.

Ул соңгы ике елда республикада 3 мең тирәсе кеше С гепатитыннан дәваланганын әйтте. Дәвалау нәтиҗәлелеге 98 процент тәшкил итә. 2026 елда тагын 3 меңгә якын кешене дәвалау планлаштырылган.

Белгеч, шулай ук, С гепатитына каршы махсус профилактика чаралары булмавын искәртте. «Авырган пациентларга ярдәм күрсәткәндә санитар-гигиена нормалары үтәлеше бик мөһим. Бу чирдән вакцина юк», – дип белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса