Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россия Герое Александр Лапин суворовчылар белән аралашты

0

Бүген Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Казан Суворов хәрби училищесы курсантлары каршында лекция укыды.

Лекциянең темасы ватанпәрвәрлек һәм хәрби хезмәт, илебез тарихы һәм ата-бабаларыбызның батырлыкларына багышланган иде. Герой белән әңгәмәдә IX, X, XI сыйныф укучылары, барлыгы 250 курсант катнашты. Лекциядән соң алар генерал-полковникка үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

«Үзеңне Ватанны саклауга бүген үк әзерләргә кирәк, ә офицер погоннарын таккач түгел», - диде Россия Герое.

Киләчәк Ватан сакчылары илне, диннәрен, үз җирләрен һәм милли гореф-гадәтләрен сакларга әзер булырга тиеш, дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Мин аларга рухи мәгънәләрне, сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен дә, офицерга нәрсә өчен яшәргә, нинди кыйммәтләр хакына гомереңне корбан итәргә кирәклеген дә җиткерергә телим», - дип билгеләп үтте Александр Лапин.

Лекция вакытында Россия Герое Ватанны саклаганда батырлыклар кылган кешеләр турында сөйләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса