Татарстанның өч кешесен оешкан төркем составында берьюлы берничә авыр җинаятьтә гаеплиләр
Татарстанда яшәүче өч ир-атны төркем составында кылынган берьюлы берничә авыр җинаятьтә гаеплиләр.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Лениногорскида яшәүче өч кеше элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Тикшерү версиясе буенча, 2024 елда, төркемгә берләшеп, алар Лениногорскида гомер итүче ике кешедән 750 мең сум тирәсе акча алган. Моннан тыш, ике фигурант бер хатын-кызны көчләгән. Шул ук вакытта аларның берсе, җинаятьне видеога төшереп, интернетка урнаштырган.
Җинаять эшләре кузгатылган, ир-атлар сак астына алынган. Һәркемнең роленә карап, алар куркытып акча алуда, көчләүдә, законсыз порнография әйләнешендә һәм башка җинаятьләрдә гаепләнә.
