Дарья Непряева Ослода дөнья Кубогы марафонында финишка унҗиденче булып килде
Россия чаңгычысы Дарья Непряева Ослода (Норвегия) узган Дөнья кубогы этабында 50 чакрымлы марафонда унҗиденче урынны яулады.
Ярышларда Швеция спортчысы Фрида Карлссон беренче булып килде. Аның нәтиҗәсе – 2 сәгать 7 минут 47,2 секунд. Непряева лидердан 3 минут 36,7 секундка артта калды.
Швеция чаңгычылары Линн Сван (+1 минут 48 секунд) һәм Йонна Сундлинг (+1 минут 48,4 секунд) марафонның көмеш һәм бронза призерлары булды.
