Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әгерҗе район үзәк китапханәсендә калфак тегү серләренә өйрәнделәр

0

Әгерҗе район үзәк китапханәсендә милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм яшь буынга җиткерү максатыннан мавыктыргыч чара – калфак тегү буенча мастер-класс узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

Чара «Пушкин картасы» проекты кысаларында оештырылды. Анда 3нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары, укучы кызлар катнашты.

Мастер-класс китапханәче Миләүшә Шәйхетдинова җитәкчелегендә узды. Тәҗрибәле китапханәчеләр кызларга татар хатын-кызларының милли баш киеме булган калфакның тарихы, аның төрләре һәм бизәү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Укытучылар һәм укучылар – һәркем калфак текте. Мастер-класс ахырында һәркем үз кулы белән теккән калфакка ия булды. Бу милли баш киеме укытучылар һәм кызлар өчен истәлекле бүләк кенә түгел. Алар аны милли бәйрәмнәрдә киячәк.

Китапханәчеләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яшьләрдә үз халкыңның мәдәниятенә карата хөрмәт уята һәм онытылып барган кул эшләре серләрен яңартырга булыша.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса