Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Төрле фәннәрне татарча укытучылар «Татар теле – халкым теле» конкурсына чакырыла

0

Быел 10-12 апрель көннәрендә Чувашиянең Батыр районында «Сәләт-Батыр» үзәгендә «Татар теле – халкым теле» конкурсы һәм семинарының икенче этабы узачак. Әлеге чараларның әһәмияте турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.

«Тиздән «Татар теле – халкым теле» конкурсы һәм семинарының яңа этабы булачак. Хәзерге вакытта катнашучыларны туплыйбыз. Проектның асылында балаларда һәм яшьләрдә телебезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, телне киңрәк куллану юнәлешләрен тормышка ашыру бурычы ята», – диде Айгөл Габдрахманова. Аның фикеренчә, татар теле мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәркем өчен бу проект зур әһәмияткә ия.

Конкурс бер ел дәвамында уза. Ул, беренче чиратта, укытучыларның телне мавыктыргыч итеп укыту осталыкларын ачыклауга юнәлдерелгән. «Бәйгенең һәм семинарның беренче өлеше декабрьдә узды. Ул үзенә Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар телен, татар әдәбиятын укытучы остазларны җыйды. Икенче этап татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәрне колачлый. Семинарда мәктәп укучылары да катнаша», – диде «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, әлеге чараларны «Сәләт» яшьләр үзәге, «Сәләт-Батыр» иҗтимагый фонды оештыра. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, КФУның Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институты, Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Бөтендөнья татар конгрессы партнерлар булып тора. Ул, шулай ук, Чувашиянең Батыр районы хакимияте, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның да ярдәме бик зур булуын ассызыклады.

«Безнең беренче максат – татар теле укытучылары арасында үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданчыгын булдыру. Тагын бер максат – татар теленнән белем бирүдә заманага туры килгән яңа ысулларны эзләү», – дип белдерде Айгөл Габдрахманова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса