Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында Коръән уку бәйгесе узды
Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылының «Нур» мәдәни–мәгариф комплексында хатын–кызлар өчен Коръән сурәләрен уку, аларны яттан сөйләү бәйгесе оештырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар Каргалысы авылында яшәүче хатын–кызлар мөгаллимәләр үткәргән дәресләргә йөреп, Коръәнне гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнгән. Икенче ел дини белем алучыларның күпчелеге икешәр номинациядә катнашты.
Әлеге бәйгеләрне хатын-кызлар өчен берничә ел дәвамында уздыралар. Билеттагы сораулар да төрле номинацияләр буенча ханымнарның ничәнче ел укырга йөрүләренә карап бирелә.
Бәйгедән соң ифтарда бергә күрешү дә күркәм гадәткә әверелгән. Зур чара җәмәгать белән авыз ачу һәм бәйгедә иң- иңнәрне бүләкләү белән тәмамланган.
Бу юлы «Нур» мәдәни-мәгариф комплексындагы ифтарда хатын–кызлардан торган төркем катнашса, чираттагы ифтар балалар үзәгенә йөрүче кечкенә кызлар белән яшүсмерләр өчен була, диелә хәбәрдә.
