Татарстанда ике җәмәгать судьясын сайладылар
Татарстанда ике яңа җәмәгать судьясын сайладылар. ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим иткән кандидатураларны депутатлар ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышында хуплады.
«Аларның барысы да тикшерү процедураларын үтте. Барысы да җәмәгать судьясы вазифасына туры килә», - диде Гыйльметдинов.
Айдар Трегулов (Әгерҗе районы буенча 2нче суд участогы) һәм Рамилә Гатина (Лениногорск районы буенча 1нче суд участогы) вәкаләтләр срогы чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп сайланды.
