Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда Ураза гаете уңаеннан «Аладдин. Бер мәхәббәт тарихы» спектакле бушлай күрсәтелә

0

Җомга көнне, 20 мартта, «Чулпан» мәдәният үзәгендә балалар өчен бушлай «Аладдин. Бер мәхәббәт тарихы» музыкаль спектакле күрсәтелә. «Батыр» картасы булган балалар, шулай ук инвалидлар тамашаны бушлай карый ала. Әлеге мәхәббәт тарихын Ураза гаете уңаеннан Казан шәһәр филармониясе тәкъдим итә.

Билет алу өчен «Чулпан» мәдәният үзәгенең кассасына мөрәҗәгать итәргә һәм раслый торган документларны: «Батыр» картасын яки инвалидлык турында белешмәне күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, аз хәрәкәтләнүче, инвалид коляскаларында йөрүче тамашачылар өчен урыннар саны чикләнгән. Үзәк хезмәткәрләре тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итә һәм тамаша залында урын әзерли алсын өчен, тамашачылардан +7(843)590-09-40 телефон номерына шалтыратып, алдан кисәтеп куюларын сорыйлар.

Спектакль 12:00 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса