Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Равил Әхмәтшин Нәҗибә Гаитованы 103 яшьлек туган көне белән котлады

0

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин бүген Мәскәүдә яшәүче тыл хезмәтчәне Нәҗибә Ибраһим кызы Гаитованы 103 яшьлек туган көне белән котлады. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Нәҗибә Гаитованың өенә килә - анда аны бәйрәм өстәле көтә. Республика вәкиллеге пешекчеләре аңа традицион татар ризыкларын әзерли.

Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, Нәҗибә Гаитова кебек кешеләр башкаларга ничек ярдәм итәргә, балалар тәрбияләргә, үз илеңне ничек яратырга икәнен үз үрнәкләрендә күрсәтәләр. «Моңа мине әти-әнием өйрәтте. Алар 52 ел бергә яшәделәр», - ди Нәҗибә ханым.

Нәҗибә Гаитова – имам Ибраһим Акмалетдин улы Гаитовның (1885-1973) олы кызы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса