Казанда дүрт көн эчендә дүртенче температура рекорды яңартылды
Татарстан башкаласында дүрт көн эчендә дүртенче температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
16 мартта «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +8,2 градуска кадәр күтәрелде.
Моңа кадәр ТР башкаласында 16 март өчен һава температурасының абсолют максимумы 2020 елда теркәлгән иде: ул вакытта ул +5,3 градуска җиткән иде.
Элегрәк, 13, 14 һәм 15 мартта, Казанда 2020, 2025 һәм 2020 елларның температура рекордлары яңартылды. Шуның белән бергә моңа кадәр, 10 мартта, 1908 елның температура антирекорды яңартылган иде.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда якын көннәрдә аномаль җылы һава торышы сакланачак, яңа температура рекордлары көтелә. Әмма ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь республикага салкыннар кайтырга мөмкин, дип кисәтте.
