Роспотребнадзор талпаннар тарата торган инфекцияләрне атады
Талпан тешләве аша кешегә кайбер куркыныч йогышлы авырулар йога ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминле өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Калининград өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Елена Бабура хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, иң киң таралган инфекцияләр арасында – талпан вирус энцефалиты, Кырым һәм Омск геморрагик бизгәкләре, иксодлы талпан боррелиозлары, туляремия, шулай ук талпан риккетсиозларының төрле төрләре, шул исәптән Төньяк Азия талпан риккетсиозы (Себер талпан тифы). Моннан тыш, талпаннар кешенең гранулоцитар анаплазмозын, Ку бизгәген һәм башка инфекцияләрне таратучы булырга мөмкин.
Бабура ассызыклаганча, авыру башка юллар белән дә йогарга мөмкин. Мәсәлән, талпан энцефалиты вирусы авыру хайван биргән сөт яки сөт продуктларын термик эшкәртмичә куллану аша йога ала.
Шулай ук талпанны кул белән сытканда яки тешләгән урынны кашыганда да авыру йоктыру куркынычы бар.
