Татарстанда 11 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 24 мартта, Татарстанда элек антициклон тәэсирендә урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми. Иртән томан булачак.
Көньяк-көнбатыштан 4 метрдан 9 метрга кадәр көчле җил исәчәк. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә -2, -7 (аязганда -10) градуслардан соң көндез Татарстан буенча һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +9, +11 градуска кадәр).
