Былтыр республикада диспансеризация нәтиҗәсендә 126 мең яңа авыру ачыкланган
Былтыр республикада диспансеризация нәтиҗәсендә 126 мең яңа авыру ачыкланган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.
Узган 2025 елда Татарстанда диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләрне 1 463 809 кеше узган.
«Профилактик чаралар барышында 126 мең яңа авыру ачыкланган. Йөрәк-кан тамырлары системасында 45 мең авыру, 1859 яман шеш очрагы, 2 меңләп шикәр чире очрагы теркәлгән», – диде министр.
Быел исә, шулай ук, 1,5 млн кеше диспансеризация аша узарга тиеш дигән бурыч куелган.
