Поляр төндә ураза, хәләл болан ите һәм Төньяк Сабан туе: Мурманск татарлары ничек яши?
Мурманск өлкәсенә татарлар ничек килеп эләккән? Кояш чыкмый торган поляр төндә ураза тоталармы? Төньякта өчпочмак белән чәк-чәкне беләләрме? Бу хакта «Татар-информ»га Мурманск өлкәсенең «Якташ» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Раил Биккиняев сөйләде.
«Мурманск өлкәсендә татарлар һәрвакыт күренекле халык булган»
Раил Фәритович, бүгенге көндә Мурманск өлкәсендә татарлар ничек яшәве турында сөйләгез әле.
Соңгы тапкыр халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре нигезендә, Мурманск өлкәсендә 5 мең тирәсе татар яши. Алар узара тату, бер-берсен белә һәм ярдәмләшеп яши. Мурманск төбәген һәм шәһәрен төзүчеләрнең берсе Казан губернасыннан чыккан кешеләр булган.
Ул вакытта бөтен илдән төзүчеләрне җәлеп иткәннәр. Мурманскига таба юлны һәм шәһәрнең үзен төзүдә бик күп татарлар катнашкан. Алар яхшы акча эшләп була торган урыннарга бик теләп барган. Бу төбәккә берничә тапкыр күпләп күченеп килгәннәр. Берәүләр төзелештә эшләргә, икенчеләр балыкчылык эше белән шөгыльләнергә килгән. Биредәге портны төзүдә аерым-аерым татар төзүчеләре бригадалары катнашкан. Аннары сугыштан соң Мурманскины торгызганда тагын бер төркем татарлар күченеп килгән.
Татарлар монда һәрвакыт бик күренекле халык булган. Заманында Мурманскида Татар бистәсе була, мәдрәсә ачыла. 2022 елда биредә Россиянең уникаль «Атомфлот» предприятиесенә нигез салучы Әнвәр Тумпаровка истәлек тактасы ачылды. Бүген татарлар өлкәдә кеше саны буенча дүртенче халык.
Өлкәдә мәчетләр бармы?
Мурманскида бер мәчет бар. Ул төбәкнең ислам үзәге булып тора. Барлыгы өлкәдә 11-12 мөселман оешмасы эшли.
Мурманск өлкәсе халкының зур проценты – хәрбиләр. Биредә ябык шәһәрләр күп. Әлеге шәһәрләрдә дә татар милли оешмалары формалаштыра алдык.
«Өлкәнең мөселманнар җәмгыяте мөстәкыйль рәвештә эшли. Үзебезнең бурычларны үз көчебез белән үтәргә тырышабыз»
Фото: vk.ru/murmansk_muslim
«Поляр төн башлангач, Кырымдагы намаз вакытына күчәбез»
Мурманск өлкәсе мөселманнары поляр төндә уразаны ничек тота?
Исламда намаз уку һәм ашау вакытын билгеләү кыен булган очракта ике төрле чишелеш юлы тәкъдим ителә. Мөселманнар Мәккә яки Мәдинәдәге яисә кояш чыгу һәм бату тотрыклы булган иң якын урындагы намаз вакытына күчә ала. Без поляр көн башлангач Кырымдагы намаз расписаниесенә күчәбез.
Мурманскига таба тимер юл салган чорда төзүче мөселманнар, кояш баемау сәбәпле, ураза тота алмаган. Шуңа күрә аларны һәрвакыт көньяк районнарга күчерергә тырышканнар.
Төбәктә имамнар, яңа мәчетләр салу белән ничегрәк?
Өлкәнең мөселманнар җәмгыяте мөстәкыйль рәвештә эшли. Без үз бурычларыбызны үзебезнең көч белән үтәргә тырышабыз. Әлбәттә, кайбер сораулар белән югарырак органнарга да мөрәҗәгать итә алабыз.
Безнең хыялыбыз һәм зур бурычыбыз – Мурманскида Җәмигъ мәчете төзү. Хәзерге вакытта моның өчен урын һәм иганәчеләр эзлибез.
Мурманскида зур мәчеткә ихтыяҗ бармы?
Әйе, ихтыяҗ бик зур. Ураза, Корбан гаете кебек бәйрәмнәрдә биредәге мәчетләр җитми. Гадәттә без өлкә хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәбез, безгә тулы бер спорт комплексын бүлеп бирәләр. Анда бу бәйрәмнәрдә 5-6 мең кеше килә.
Болан ите хәләл була аламы?
Әгәр боланны дөрес ысул белән суйсаң, әлбәттә, аның ите хәләл була. Боланнарны елга бер тапкыр суялар. Бер өлешен «Хәләл» стандарты буенча суябыз. Казандагы бер рестораннар челтәрләренә болан итен җибәргән идек, алар кызыксынды, менюларына итне өстәү турында уйлыйлар.
Фото: vk.ru/tatarlar51
Иң төньяк Сабан туе һәм «чәк-чәкле очрашулар»
Мурманск өлкәсендә нинди татар бәйрәмнәрен билгеләп үтәсез?
Без татар традицияләрен сакларга һәм үстерергә тырышабыз. Биредә инде бишенче ел рәттән иң төньяк Сабан туе уза. Җирле халык бу бәйрәмне бик ярата. Катнашучылар саны елдан-ел арта, өлкә хөкүмәте бу бәйрәмне үткәрүне хуплый.
Барлык традицияләрне саклыйбыз, хәтта батырларга бүләк җыю йоласын да үтибез. Бүрәнәгә атланып сугышу, чүлмәк вату уеннарын үткәрәбез, көрәш турниры оештырабыз.
Моннан тыш, атна саен «чәк-чәкле очрашулар»га җыелабыз, чаралар, концертлар уздырабыз. Августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез.
Фото: vk.ru/tatarlar51
Безнең татар җырларын башкаручыларыбыз, татар мәдәнияте буенча мастер-класслар үткәрүче авторларыбыз бар. Мәсәлән, өчпочмак һәм кыстыбый ясарга өйрәтәбез. Шулай ук Рамазан аенда ифтар уздырдык, анда мөселманнарны гына түгел, шәһәр җәмәгатьчелеген һәм Мурманск администрациясен дә чакырдык.
Нәрсә ул «чәк-чәкле очрашу»?
Анда җирле татарлар җыела, әмма безнең ишекләр теләгән һәркем өчен ачык. Чәй эчәбез, татар җырларын җырлыйбыз, татар телендә аралашабыз, планнар турында фикер алышабыз. Гадәттә бу 10-15 кешедән торган очрашулар.
Фото: vk.ru/tatarlar51
Мурманск өлкәсендә яшәүчеләрнең иң яраткан татар ризыклары нинди?
Чәк-чәкне күптән беләләр һәм яраталар. Без аның белән һәр чарада кунакларны сыйлыйбыз. Шулай ук кыстыбый, өчпочмакны да һәркем белә. Ифтарларда да традицион ризыклар гына: токмачлы аш, ит белән бәрәңге, гөбәдия.
Казан белән Татарстанны да барысы да белә. Татарлар булуыбызны әйтсәк, барысы да аңлый. Татарстан белән горурланабыз. Бу республиканың туристлык тармагы өчен дә мөһим, дип уйлыйм.
Сез монда тудыгызмы, күчеп килдегезме?
Мин Мурманскига 1998 елда хәрби хезмәткәр буларак килдем. 20 елга якын Төньяк флотта хезмәт иттем. Моның белән горурланам. Шуннан соң кире кайтып китмәдем, калдым. Башта биредә мөселманнар Диния нәзарәте җитәкчесе булдым, хәзер Татар милли-мәдәни җәмгыятен җитәклим. Мин үзем Саратов өлкәсенең Хвалынск шәһәреннән.
Татарча сөйләшәсезме? Монда туган телегезне еш ишетәсезме?
Фото: vk.ru/tatarlar51
Татарча сөйләшәм. Әйткәнемчә, «чәк-чәкле очрашулар»да татарча сөйләшергә тырышабыз, ел саен «Татарча диктант» үткәрәбез. Туган телебезне онытмыйбыз.
Казанда булганыгыз бармы?
Улым хәзерге вакытта Казанда укый. Елга бер тапкыр булса да бөтен гаиләбез белән Татарстанга барып кайтырга тырышабыз. Казанны бик яратабыз һәм аны җир йөзендәге иң яхшы шәһәрләрнең берсе дип саныйбыз.
Арсений Каримов, «Татар-информ»
