Габдулла Тукай әдәби музее Туган тел көне алдыннан «Милли моңнар» конкурсын игълан итте
Габдулла Тукай әдәби музее 26 апрельдә билгеләп үтеләчәк Туган тел көненә Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлардан «Милли моңнар» конкурс-концертын әзерли. Концертта һәркем катнаша ала. Конкурс шагыйрьнең 140 еллыгына багышлана. Бу хакта музей тереграм-каналында хәбәр итә.
Катнашу өчен Тукай сүзләренә язылган җыр сайларга, җырны башкаруны видеога яздырырга һәм 6 апрельгә кадәр сылтама аша җибәрергә кирәк.
Конкурс этаплары:
- 7-11 апрель – сайлап алу комиссиясе эше;
- 12 апрель – җиңүчеләр исемлеге әзер була;
- 26 апрель – концерт.
