Кронштадтта пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә берничә йорт һәм автомобиль зыян күргән
Кронштадт шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә берничә торак йорт һәм автомобильләр зыян күргән. Бу хакта Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов хәбәр итте.
«Бүген Кронштадтка пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Берничә торак йорт һәм автомобиль зыян күрде», - дип язган ул Телеграм-каналда.
Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Халык өчен туклану пункты оештырыла.
