Мәскәү татарлары китап укучылар җыенында Фатих Әмирхан әсәре турында фикер алышачак
26 мартта 19:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә чираттагы китап укучылар җыены була. Бу юлы башкала татарлары Габдулла Тукайның замандашы Фатих Әмирханның фантастик, сатирик повесте – «Фәтхулла хәзрәт» әсәре турында фикер алышачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Киләсе очрашуда сөйләшү өчен сайланган әсәр формасы белән генә түгел, эчтәлеге ягыннан да бик үзенчәлекле. Бу – татар әдәбиятының хәзерге заманның күп кенә технологияләрен фаразлаган, утопия һәм фантастика элементлары кергән уникаль бер әсәре. Бер версия нигезендә, бу әсәргә рус язучысы Михаил Булгаков «Собачье сердце» повестенда күп тапкырлар сылтама ясаган.
Мондый җыеннарда китап сөючеләр җыела. Катнашучылар алдан сайланган әсәрләрне укып килә һәм аларны бергәләп анализлый, фикер алыша. Очрашулар, гадәттә, җанлы рухта уза. Биредә кызыклы фикерләр, күзәтүләр, бәяләмәләр яңгырый.
