Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Менделеевскида «Семык» бәйрәмен үткәрү датасы һәм урыны билгеләнде

0

Татарстанның Менделеевск районында мари халкының «Семык» милли бәйрәмен үткәрү датасы һәм урыны расланды. 2026 елда ул 30 майда Илнәт авылы янында, Туйма елгасы буендагы аланда узачак.

Район хакимиятендә чараның концепциясен тәкъдим иттеләр. «Семык» - мари халкының төп традицион бәйрәмнәреннән берсе, ул җәйнең килүен, яшәү тантанасын һәм ата-бабаларга хөрмәтне символлаштыра. Йолаларда вафат булган туганнарның рухларын хөрмәтләү һәм игенчелек йолалары үзәк урынны алып тора.

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров хәбәр иткәнчә, программа театральләштерелгән тамашалар, йолалар, әйлән-бәйлән, халык уеннарын, фольклор коллективлары чыгышларын, шулай ук «Осталар шәһәре» һәм интерактив мәйданчыкларны үз эченә ала.

«Бай программа әзерләнде. Семык 30 майда Илнәт авылы янында узача», - диде ул.

Элегрәк Менделеевск Семык һәм Гырон-Быдтон бәйрәмнәрен кабул иткән иде, аларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса