Путин: Россиядә фермерлык хәрәкәте җитди көчкә әверелде
РФ Президенты Владимир Путин Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең Казанда уза торган XXXVII Бөтенроссия съездында катнашучыларга сәламләү хаты юллады. Пленар утырышта аны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев укыды.
«Узган еллар эчендә Россиядә фермерлык хәрәкәте, нигездә, сезнең җиргә мөнәсәбәтегез, булдыклылыгыгыз, инициативагыз аркасында зур юл үтте, җитди көчкә әверелде, крестьян хезмәтенең иң яхшы традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итте», – дип билгеләп үтте Путин сәламләү хатында.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрендә дә алдынгы технологияләр кертелә, ихтыяҗ зур булган проектлар гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданнары киңәя, җитештерү культурасы үзгәрә.
«Бу җәһәттән Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең актив ролен аерым билгеләп үтәсем килә. Ул һөнәри бергәлекне берләштерүгә, мөһим тармак проблемаларын хәл итүгә, профильле законнарны камилләштерүгә саллы өлеш кертә», – диде ул.
Путин шулай ук ассоциациянең үз тырышлыгын авыл территорияләрен үстерүгә, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтүенә игътибар итте.
«Быелгы съездның конструктив шартларда узачагына, ә катнашучыларның идеяләре һәм тәкъдимнәре, һичшиксез, гамәлгә ашачагына ышанам», – дип искәртте РФ Президенты.
